City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Казанда юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүче тоткарланды

64 яшьлек машина йөртүче Правда урамында 14 яшьлек яшүсмерне бәрдергән.
Бастырылган: 12.01.2018 18:22


Яңалыклар архивы
Гыйнвар 2018
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Казанда юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүче тоткарланды.

10 гыйнвар көнне 09.10 сәгатьтә “Фольксваген Тигуан” автомобилен йөртүче 64 яшьлек ир-ат, Правда урамы буенча барганда, 13А номерлы йорт янында, юл хәрәте кагыйдаләренең 14.1 пунктын бозып, юлны көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән аркылы чыга торган 14 яшьлек яшүсмергә юл бирмичә, аны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мәктәп

укучысы уң җилкәсенең йомшак тукымалары җәрәхәтләрен ала.

Машина йөртүче, юл хәрәте кагыйдаләренең 2.5 пункын бозып, һәлакәт урыныннан кача, әмма аны ачыклыйлар, тоткарлыйлар һәм полиция участогына озаталар, дип хәбәр итә ЮХИДИ матбугат хезмәте.
Казан дәүләт автоинпекциясе искәртүенчә, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пункты буенча, “юл-транспорт һәлакәте булса, аңа катнашы булган машина йөртүче, транспорт чарасын шул ук вакытта туктатырга (урыннан кузгалмаска), авария сигнализациясен кабызырга һәм авария тукталышы билгесен куярга, һәлакәткә катнашы булган предметларны урыныннан кузгатмаска тиеш”.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча, “машина йөртүче тарафыннан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елдан ел ярымга кадәр мәхрүм итүгә яисә 15 тәүлеккә кадәр админимтратив кулга алуга китерә”.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 42


 

ЯҢАЛЫКЛАР